Тормышыбызга барыбызга да билгеле йогышлы СOVID-19 вирусы үтеп керде. Катлаулы һәм гелдаим үзгәреп торган әлеге чорда сезнең өчен югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтү турындагы вәгъдәбез үзгәрешсез кала.
Килгән кунакларның, хезмәткәрләребезнең, эшлекле партнерларыбызның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, аларны саклау безнең өчен өстенлекле булып тора. Кунаклар безнең кунакханәгә тукталган очракта, куркынычсызлык, югары дәрәҗәдәге уңайлылык, аларның сәламәтлеге турында кайгырту һәм игътибарлы булу төп мөһим факторларга әйләнә.
Кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә без, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм куркынычсызлыкны таныклау буенча Burea Veritas халыкара компаниясе киңәшләренә нигезләнеп, югары стандартлар кулланып эш итәбез:
- кунакханәгә керә торган барлык урыннарда кулларны йогышсызландыру өчен санитария станцияләре куелган;
- хезмәткәрләрнең барысы да шәхси саклану чараларын куллана;
- барлык зоналарда да социаль дистанция саклана;
- бүлмәләрдә, лифтларда, җәмәгать урыннарында һәм иҗтимагый файдалану зоналарында камилләштерелгән чистарту һәм йогышсызландыру чаралары гамәлгә ашырыла;
- бүлмәләрнең ачкычлары йогышсызландырыла һәм кунакларга тапшырганда куркынычсыз була;
- хезмәткәрләр көн саен тикшерелә;
- куркынычсыз эш мохите тудырылган;
- хезмәткәрләргә көн саен һәрьяклап белем бирелә;
- кунакханәнең барлык зоналарын, шул исәптән келәм өслекләрен дә, җыештыру һәм йогышсызландыру ешлыгы теркәп барыла;
- аэропортта яки тимер юл вокзалында каршы алу, шәһәр эчендә яки экскурсияләрдә йөрү өчен кунакларга куркынычсыз шәхси трансфер тәкъдим ителә;
- кунаклар өчен, бүлмәләреннән чыкмыйча гына, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бар;
- кунакханә ресторанында көн саен – 10:00 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр roomservice менюсыннан файдаланырга була;
- барлык хезмәткәрләр дә эш урыннарында санитария һәм яңа коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләрен үти.
Без, авыруны кисәтү һәм чисталык программаларын эшкә җигү нәтиҗәсендә, моңа кадәр яшәп килгән тәртипләрне катгыйландырдык. Болар – кунаклар кабул итү өлкәсендә тәртип урнаштыруның иң катгый стандартлары һәм эш беркетмәләре.
Алар санитария-гигиена тикшеренүләре өлкәсендә дөньякүләм әйдәп баручы Burea Veritas компаниясе аша сертификатлаштырылды. Сертификат санитария-гигиена таләпләре һәм кагыйдәләре үтәлешенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Моңа бәйле рәвештә, кунаклар кунакханәнең чисталыгына һәм куркынычсызлыгына ышана ала.
Якын арада, үзара бәйләнешләрне киметү максатында, ресепшнга электрон check-in терминалын урнаштыру күздә тотыла. Аның ярдәмендә кунаклар администратор катнашыннан башка гына урнаша һәм экспресс check-out процедурасын үтә алачак.
“Ногай” кунакханәсенә булган даими ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Даими кунакларыбызны да, яңаларын да түземсезлек белән көтеп алабыз. Без иң югары дәрәҗәле хезмәтләр күрсәтүгә әзер.