IP TV
WIFI
Әдәбият
Ванна
Җиңел аяк киеме
Кондиционер
Мендәрләр менюсы
Минибар
Парковка
Сейф
Телефон
Тренажерлар залы
Фен
Халат
Чәй-каһвә
Чәйнек
Элит косметика

Якты төсләрдә эшләнгән, югары категорияле, иркен, зиннәтле апартаментлар үзенең аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе, киеренкелектән арындыра торган ванналы юыну бүлмәсеннән тора. Бүлмә тәрәзәләре җәяүлеләр өчен үзәк Бауман урамына карый. Кунак бүлмәсендә ял итү өчен җыелмалы диван, функциональ эш өстәле, чәй кирәк-яраклары һәм каһвә машинасы куелган эш зонасы, кирәкле савыт-саба белән аш зонасы урнашкан. Йокы зонасына ортопедик матрас һәм аллергия булдырмый торган мендәрле зур карават (180х200 см) һәм бизәнү өстәле куелган. Тәкъдим ителгән косметика процедуралары – ELEMIS маркасыннан. Бүлмә IP телевидение, чыбыксыз гына интернетка тоташу мөмкинлеге, телефон элемтәсе, сейф, кече бар, энергияне сакчыл куллана торган электр җиһазлары һәм заманча җилләтү системасы белән җиһазландырылган. Номерның уртача зурлыгы – 58 квадрат метр. Күңелгә ятышлы бонус буларак, бер машина кую урыны, тренажерлар залыннан файдалану, мендәрләр сайлап алу мөмкинлекләре кунакханәдә яшәү бәясендә исәпкә алынган.

Балалар

  • 12 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре белән номерда бергә яшәү – түләүсез.
  • 3 яшькә кадәрге (3 яшьлек) балалар бушлай туклана, ә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге (12 яшьлек) балалар өчен – 50% ташлама каралган.

Килеп урнашу һәм китү

  • Исәп-хисап вакыты: килеп урнашу – 15:00 башлап; чыгып китү – 12:00 сәгатькәчә.
  • «Иртә килеп урнашу» * — кунакны 00:00 сәгатьтән 15:00 кадәр урнаштырганда, яшәү өчен түләү билгеләнгән тарифның ярты тәүлеге өчен алына.
  • «Соң чыгып китү» * — 18:00 кадәр – сәгатьләп түләнә; 18:00 дән 24:00 кадәр – тәүлек бәясенең 50 проценты күләмендә түләнә; 24:00 сәгатьтән соң – тулы тәүлек өчен түләү алына.

*) буш номерлар булганда

Тәмәке тарту тыела

  • Клиентларның сәламәтлеге өстен булуга нигезләнеп, тәмәке тарту кунакханә комплексының бөтен территориясендә тыела.

Используя этот сайт, Вы соглашаетесь на использование куки | By continuing to use the site, you agree to use of cookies > Подробнее | More

Параметры на этом сайте установлены на "разрешить куки". Куки – это очень сжатая информация о Ваших действиях на сайте, которую сайт сохраняет на Вашем устройстве. Эта технология не направлена на передачу никакой персонифицированной информации вовне. Используя куки, мы стремимся повысить удобство просмотра сайта, например, учесть Ваши предпочтения. Куки, кроме того, позволяют нам анализировать обобщённую статистику о посещениях сайта, чтобы делать его удобнее.
Пользователи могут запретить использование куки в настройках своего браузера. Продолжая использование этого веб-сайта без изменения параметров или нажимая кнопку "Да", Вы соглашаетесь на использование куки.
Это предупреждение мы обязаны Вам показать в соответствии с директивой ЕС. Подробнее

The cookie settings on this website are set to "allow cookies" to give you the best browsing experience possible. A cookie is a small piece of data that a website asks your browser to store on your computer or mobile device. The cookie allows the website to "remember" your actions or preferences over time. Most browsers support cookies, but users can set their browsers to decline them and can delete them whenever they like.
If you continue to use this website without changing your cookie settings or you click "Accept" below then you are consenting to this.
More

Закрыть | Close

Онлайн-заказ услуг