Гаиләле кешеләр өчен каралган бүлмә – балалар белән сәяхәт итүчеләр өчен отышлы чишелеш. Уңайлы, ике бүлмәле номерда ортопедик матрас һәм аллергия булдырмый торган мендәр белән зур карават урнаштырылган йокы зонасы һәм җәелмәле диван урнаштырылган кунак бүлмәсе бар. Бүлмә IP телевидение, чыбыксыз гына интернетка тоташу мөмкинлеге, телефон элемтәсе, сейф, кече бар, энергияне сакчыл куллана торган электр җиһазлары һәм заманча җилләтү системасы белән җиһазландырылган. Номерның уртача зурлыгы – 27 квадрат метрдан 33 квадрат метрга кадәр.
Балалар
- 12 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре белән номерда бергә яшәү – түләүсез.
3 яшькә кадәрге (3 яшьлек) балалар бушлай туклана, ә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге (12 яшьлек) балалар өчен – 50% ташлама каралган.
Килеп урнашу һәм китү
- Исәп-хисап вакыты: килеп урнашу – 15:00 башлап; чыгып китү – 12:00 сәгатькәчә.
- «Иртә килеп урнашу» * — кунакны 00:00 сәгатьтән 15:00 кадәр урнаштырганда, яшәү өчен түләү билгеләнгән тарифның ярты тәүлеге өчен алына.
- «Соң чыгып китү» * — 18:00 кадәр – сәгатьләп түләнә; 18:00 дән 24:00 кадәр – тәүлек бәясенең 50 проценты күләмендә түләнә; 24:00 сәгатьтән соң – тулы тәүлек өчен түләү алына.
*) буш номерлар булганда
Тәмәке тарту тыела
- Клиентларның сәламәтлеге өстен булуга нигезләнеп, тәмәке тарту кунакханә комплексының бөтен территориясендә тыела.