Авыр хәрәкәтләнүче кунаклар һәм алар белән бергә сәяхәт итүчеләргә яшәү уңайлы булсын өчен, номер махсус җиһазландырылды. Әзерләп куелган ванна бүлмәсе, киң узып йөрү урыннары. Номерның мәйданы – 16,8 дән 27 кв. метрга кадәр.
Балалар
- 12 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре белән номерда бергә яшәү – түләүсез.
- 3 яшькә кадәрге (3 яшьлек) балалар бушлай туклана, ә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге (12 яшьлек) балалар өчен – 50% ташлама каралган.
Килеп урнашу һәм китү
- Исәп-хисап вакыты: килеп урнашу – 14:00 башлап; чыгып китү – 12:00 сәгатькәчә.
- «Иртә килеп урнашу» * — 00.00 сәгатьтән алып 14.00 кадәр кунакны урнаштырганда хак ярты тәүлек өчен алына. ярты тәүлеге өчен алына.
- «Соң чыгып китү» * — 18:00 кадәр – сәгатьләп түләнә; 18:00 дән 24:00 кадәр – тәүлек бәясенең 50 проценты күләмендә түләнә; 24:00 сәгатьтән соң – тулы тәүлек өчен түләү алына.
*) уш номерлар булганда
Тәмәке тарту тыела
- Клиентларның сәламәтлеге өстен булуга нигезләнеп, тәмәке тарту кунакханә комплексының бөтен территориясендә тыела.