Биек түшәмле, уңайлы, заманча, гадәти стандарт номер алдан уйлап, җыйнак интерьер таләпләренә туры китереп эшләнгән. Номерда ортопедик матрас һәм аллергия булдырмый торган мендәр белән зур уңайлы карават (180х200 см) урнаштырылган йокы зонасы, функциональ эш өстәле һәм чәй кирәк-яраклары булган эш зонасы, хәл кертеп җибәрә торган тропик душы булган юыну бүлмәсе бар. Бүлмә IP телевидение, чыбыксыз гына интернетка тоташу мөмкинлеге, телефон элемтәсе, сейф, кече бар, энергияне сакчыл куллана торган электр җиһазлары һәм заманча җилләтү системасы белән җиһазландырылган. Номерның уртача зурлыгы – 18-28 квадрат метр.
Балалар
- 12 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре белән номерда бергә яшәү – түләүсез.
- 3 яшькә кадәрге (3 яшьлек) балалар бушлай туклана, ә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге (12 яшьлек) балалар өчен – 50% ташлама каралган.
Килеп урнашу һәм китү
- Исәп-хисап вакыты: килеп урнашу – 15:00 башлап; чыгып китү – 12:00 сәгатькәчә.
- «Иртә килеп урнашу» * — кунакны 00:00 сәгатьтән 15:00 кадәр урнаштырганда, яшәү өчен түләү билгеләнгән тарифның ярты тәүлеге өчен алына.
- «Соң чыгып китү» * — 18:00 кадәр – сәгатьләп түләнә; 18:00 дән 24:00 кадәр – тәүлек бәясенең 50 проценты күләмендә түләнә; 24:00 сәгатьтән соң – тулы тәүлек өчен түләү алына.
*) буш номерлар булганда
Тәмәке тарту тыела
- Клиентларның сәламәтлеге өстен булуга нигезләнеп, тәмәке тарту кунакханә комплексының бөтен территориясендә тыела.