Файдалы тәкъдимнәр
«Ял көне» тарифы
Weekend Rate
Ялыгызны чынлап та уңайлы итүнең иң яхшы ысулларын без генә беләбез. Ял көннәрен иң югары категорияле номерларда үткәрегез һәм “Ял көне” тарифы булганда, бәяләр турында борчылмагыз.
Тарифның гамәлдә булу шартлары:
- ял көннәренә (җомгадан дүшәмбегә кадәр) урынны алдан алып кую
Тариф отельнең тулылыгына карап раслана һәм кайбер көннәргә урынны алдан алып куеп булмаска да мөмкин
«Иртәрәк урын алып кую» тарифы
Early Booking
Ялыгызны “Иртәрәк урын алып кую” тарифы белән күпкә алдан планлаштырсагыз, Сездә яшәгән өчен акчаны киметү һәм күбрәк өстәмә хезмәтләр сайлап алырга мөмкинлек барлыкка килә.
Тарифның гамәлдә булу шартлары:
- килеп урнашканчы кимендә 7 тәүлек алдан яшәү өчен урын алып кую
- барлык тору вакыты өчен тулысынча алдан түләп кую мәҗбүри
- акчаны кире алып булмый торган тариф бөтен яшәү вакытына кагыла
Тариф отельнең тулылыгына карап раслана һәм кайбер көннәргә урынны алдан алып куеп булмаска да мөмкин.
Хөрмәтле Кунаклар, зинһар өчен, бу тарифларның гамәлдә булуы яшәү көннәренең барысы өчен дә түгеллегенә игътибар итегез.
Сез +7 843 294 70 78, +7 843 294 70 00 телефоннары аша сорау бирә һәм өстәмә мәгълүмат ала аласыз.