Тарих белән комфорт кушылаБОРЫНГЫ КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ

Баннер-рус

«НОГАЙ» кунакханә комплексы кадерләп саклана торган архитектура һәйкәле бинасында урнашкан, тик аны барлык 167 номеры да сәяхәттәге уңайлылыкның иң заманча таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.

Кунаклар сәяхәттә дә үзләрен өйләрендәге кебек хис итә алсын өчен, алга киткән инфраструктура аларга тулы хезмәтләр спектрын тәэмин итә. Кунакханә комплексы территориясендә рестораннар һәм үз парковкабыз, спа һәм тренжерлар залы, балалар өчен уен мәйданчыгы бар.

Комплекс Казанның тарихи үзәгендә урнашкан, якында гына – данлыклы авыш Сөембикә манарасы белән Казан Кремле, архитектура истәлекләре, скверлар һәм борынгы шәһәрнең ямьле урамнары. Казансу елгасының яр буе да ерак түгел, аннан шәһәрнең бөтен панорамасы ачыла. Казанның уңайлы, эреле-ваклы кибетләре, кафелары, театрлары, урам музыкантлары булган, җәяүлеләр йөри торган үзәк урамына кунакханә ишегеннән туп-туры чыгып була.

Казандагы кунакханә җәмәгать транспорты һәм транспорт магистральләренең төп линияләренә җәяү генә барып була торган урында урнашкан.

Казанга Сезне нинди генә сәбәп китермәсенЭШМЕ ЯКИ ЯЛМЫ

Отельнең инфраструктурасы, киң спектрлы хезмәтләр, игътибарлы персонал сәфәрегезне җиңеллек һәм җайлылык өстәр.

Даими яңартылып торучы махсус тәкъдим пакетлары хезмәтләрнең стандарт җыелмасын сәяхәтчеләрнең шәхси теләкләренә туры китереп тулыландырырга мөмкинлек бирә.

«НОГАЙ» – Казан кунакханәсе; кыска вакытлы яки ашыгыч булмаган визит белән килгән, эшлекле яки хосусый сәфәргә чыккан яшьләр дә, өлкән яшьтәге сәяхәтчеләр дә аның өстенлекләрен һичшиксез бәяләр.

Кулай номерны сайлагыз 

Бәяләр

“Ногай” кунакханә комплексында яшәү бәяләре алдан заказ биреп кую срокларына, отельнең тулылыгына һәм башка шартларга карап үзгәрә. Алдан урын алып кую битендәге бәяләрне карагыз: визитыгыз көнен сайлагыз да “Эзләү”гә басыгыз. Ул көннәрдә ташламалар һәм махсус тәкъдимнәр гамәлдә булырга мөмкин. Шунда ук Сез үзегез сайлаган көннәргә буш номерлар булу-булмавын да күрерсез.

Бәяләрне һәм номерларның булу-булмавын карарга
 >