«Татлы йокы» пакеты
Сәяхәттә комфорт белән ял итү өчен махсус сайланган хезмәтләр.
Кунакларыбызның күпчелеге сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә. Ләкин сәфәрдә булганда, кайчак иң әһәмиятле нәрсәләргә дә вакыт җитми. Нәкъ менә шуңа күрә “НОГАЙ” кунакханә комплексы, бөтенесен дә вак-төягенә кадәр күз уңында тотып, сезнең ялыгызга саклык белән карый.
Пакетның составы
- Тоз лампасы
- Мендәрләр менюсы (сайлап алу өчен ике мендәр – номердагы бер яки һәр кешегә)
- Loccitane эксклюзив косметикасыШампунь, душта юыну геле, теш чистарту җыелмасы (Hotel Collection), кырыну җыелмасы, гигена җыелмасы, сабын, бияләй (мунчала), тарак, душта кия торган башлык, аяк киемен ялтырату өчен тоткыч, тегү җыелмасы. Франциядә җитештерелгән (номердагы бер яки ике кешегә)
- Агач таякчыклы диффузорДиффузор (30 мл), таякчыклар (5 данә), декор – сакура чәчәге исе тылсымлы ароматерапия дөньясына чумарга һәм табигый хуш исләр белән ләззәтләнергә, шулай ук авыр хезмәт атнасыннан соң кабат көч җыярга ярдәм итәр. Бу иснең үзлекләре: тонусны күтәрә, кәефне яхшырта, стрессны бетерә, акыл активлыгын арттыра.
- Кич белән номерны йокы өчен әзерләүАвыр эш көненнән соң Сез тынычлап ял итсен өчен, хезмәт күрсәтүчеләр номерны махсус әзерли. Сез килешкә, номер чип-чиста итеп җыештырылган була һәм Сезне җилләтелгән номерның рәхәт салкынча һавасы каршы ала. Урын-җир җәелгән һәм йоклау өчен әзер, тәрәзә пәрдәләре ябылган була. Йокы идеаль уңайлыкта үтсен өчен, яныгыздагы тумба өстендә күзләрне каплый торган битлек һәм колак томалау өчен берушлар барлыгын күрерсез.
- Спа-салонга бер тапкыр түләүсез керү (номердагы бер яки ике кешегә)
- Тренажерлар залына түләүсез керү (номердагы бер яки ике кешегә)
- Халат һәм җиңел аяк киеме (номердагы һәр кешегә)
- Түләүсез Wi-Fi
Пакетның шартлары
- Пакетның бәясе яшәү тарифына кушыла
- Номерны тапшыру процедурасы вакытында без Сезне ресепшнда хуш исле каһвә белән сыйларбыз
- #отель_Ногай хештегы белән истәлеккә фотога төшә аласыз
- Бер кунак өчен пакетның бәясе – тәүлеккә 2000 сум, ике кешегә – тәүлеккә 2500 сум