РОМАНТИК ПАКЕТ
Ыгы-зыгыдан еракта иң яхшы онытылмас мизгелләр.
Яраткан кешегез белән тын һәм уңайлы ялыгызны романтика атмосферасы, җылылык, наз һәм мәхәббәт белән тутыру өчен, без барысын да әзерләп куябыз.
Пакетның составы
- Романтик декорацияләрХуш исле майлар, гөлчәчәкләрнең сабынлы таҗлары, хуш ис чыгаручы лампа, ике бокал һәм бер шешә шампан шәрабы, шәмнәр
- “Барабус” парковкасында машина кую өчен бер урын
- Шеф-кондитердан комплимент
- Соң чыгып китү – 16:00 сәгатькә кадәр (отельнең мөмкинлегенә карап)
- Халат һәм җиңел аяк киеме (номердагы һәр кешегә)
- Loccitane эксклюзив косметикасыКосметика исемлеге: шампунь, душта юыну геле, теш чистарту җыелмасы (номердагы һәр кешегә).
- Стандарт номерның категориясен яхшыртылган номерга кадәр күтәрү мөмкинлеге (отельнең мөмкинлегенә карап)
Пакетның шартлары
- Пакетның бәясе яшәү тарифына кушыла
- Номерны тапшыру процедурасы вакытында без Сезне ресепшнда хуш исле каһвә белән сыйларбыз
- #отель_Ногай хештегы белән истәлеккә фотога төшә аласыз
- Бер номер өчен пакетның бәясе – тәүлеккә 1500 сум
Өстәмә тәкъдимнәр
- Без Сезнең өчен “Ногай” ресторанында 2 кешелек романтик кичке аш әзерли алабыз (А-ля карт меню буенча, өстәмә түләп).
- Канәгатьлек алу өчен, ресепшн стойкасында интим әйберләр җыелмасы (төрле исләр сеңдерелгән презервативлар, сыгылмалы таякчык белән каурый, күзләргә битлек, ашарга яраклы лубрикант) сатып ала аласыз.