Мендәрләр менюсы
Кадерле йокы вакыты турында кайгырту.
Сәламәт йокы кадерен белүчеләргә – махсус тәкъдим. Ул Сезгә көч һәм энергия запасы, көн буена җитәрлек яхшы кәеф тәэмин итәчәк.
Күптөрле вариантлар
- Verossa – дөя йоны: электрлануны бетерә, кан йөрешен көчәйтә.
- Сарык йоны – артроз, ревматизм һәм җилкәсе, аркасы авырткан кешеләр өчен кулай.
- Бамбук – гаҗәп җиңел, йомшак, һава йөртү үзлекләре әйбәт, менә дигән микроклимат барлыкка китерә.
- Аккош мамыгы – андый мендәрләр йомшак, тыгыз була.
- Як йоны – буыннар һәм арка авыртуны бетерү үзлегенә ия, аллергия китереп чыгармый, озакка чыдый.
- Кукуруз сүсе – җылылыкны бик яхшы саклый һәм дымны сеңдерә.
- Җитен сүсе – бактерияләрне үтерү үзлегенә ия, анда электр корылмалары барлыкка килми.
- Карабодай кабыгы – организмга яхшы тәэсир итүче сәламәтләндерү-массажлау эффекты бар.
- “Арктика” мендәре – экофайбер, аллергия китереп чыгармый, тузан һәм исләрне сеңдерми, күләмен озак вакыт саклый.
- “Organic Dream” мендәре – йокысызлыкка каршы дару үләннәре исләре сеңдерелгән, мелисса, мәтрүшкә һәм колмак күркәсе композициясеннән тора. Киеренкелекне бетерә торган тәмле ис сезгә изрәп йоклап китәргә һәм йокыгызны туйдырырга ярдәм итәр.
Пакетның шартлары
- Пакетның бәясе яшәү тарифына кушыла
- Номерны тапшыру процедурасы вакытында без Сезне ресепшнда хуш исле каһвә белән сыйларбыз
- #отель_Ногай хештегы белән истәлеккә фотога төшә аласыз
- Бер номер өчен пакетның бәясе – 200 сум (сайлап алу өчен ике мендәр)