Без кунакларыбызга үзебездә күрсәтелә торган хезмәтләрне тәкъдим итә алу мөмкинлеген бәялибез һәм алар дөрес карар кабул иткән өчен рәхмәт белдерергә һәрвакыт әзер!

Программага кушылу белән, сез шунда ук өстенлекләрдән файдалана башлый аласыз, ә кунак өчен агалтын картасын алу кунак булуның беренче көненнән үк якыная бара.

Катнашу кагыйдәләре

  1. Календарь ел – ул һәр елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге чор. Катнашучы кайчан теркәлүгә карамастан, тәүлекләрне/визитларны санау теркәлгән елның 1 гыйнварыннан алып барыла.
  2. Соң чыгып китү мөмкинлеге бары тик буш номерлар булганда гына бирелә.
  3. Программада бары тик балигълык яшенә җиткән затлар гына катнаша ала.
  4. Катнашучылар программада теркәлү өчен төгәл электрон почта адресын бирергә тиеш.
  5. Катнашу бер генә әгъзалыкны күздә тота, өстенлекләр Даими кунак программасы дәрәҗәсе нигезендә, бер генә кунакка карата кулланыла.

Программада катнашу 4 дәрәҗәдән тора

Классик карта

Алу шартларының берсен үтәү:

  • Календарь елында кунакханәгә 5 тапкыр килү яки кунакханәдә 10 тәүлек яшәү

Өстенлекләр:

  1. бар, ресторан хезмәтләре күрсәтүгә 5% ташлама
  2. экскурсия хезмәтләре күрсәтүгә 3% ташлама
  3. сәламләү комплименты һәм открытка, гадәти номерларда халат, теш чистарту җыелмасы/ кырыну җыелмасы/классик Lucia бизәнү әйберләре
  4. тренажер залына йөрү
  5. бильярд (аренда 2 сәгать)
  6. мендәрләргә заказ бирү

Көмеш карта

Алу шартларының берсен үтәү:

  • Календарь елында кунакханәгә 15 тапкыр килү яки кунакханәдә 30 тәүлек яшәү.

Өстенлекләре:

  1. бар, ресторан хезмәтләре күрсәтүгә 10% ташлама
  2. экскурсия хезмәтләре күрсәтүгә 5% ташлама
  3. сәламләү комплименты һәм открытка, гадәти номерларда халат, теш чистарту җыелмасы/ кырыну җыелмасы/классик Lucia бизәнү әйберләре
  4. бильярд (аренда 2 сәгать)
  5. мендәрләргә заказ бирү
  6. тренажер залына йөрү
  7. машина кую өчен түләүсез бер урын

Алтын карта

Алу шартларының берсен үтәү:

  • Календарь елында кунакханәгә 30 тапкыр килү яки кунакханәдә 45 тәүлек яшәү.

Өстенлекләре:

  1. үтенеч буенча, түләүсез нигездә соң гына чыгып китү
  2. бар, ресторан хезмәтләре күрсәтүгә 15% ташлама
  3. экскурсия хезмәтләре күрсәтүгә 10% ташлама
  4. кунакханәнең гадәти номерларында ике кеше өчен иртәнге аштан башка гына түләүсез төн куну.
  5. сәламләү комплименты һәм открытка, гадәти номерларда халат, теш чистарту җыелмасы/ кырыну җыелмасы/ гадәти номерларда Lucia бизәнү әйберләренең Amber Wood линейкасы
  6. мендәрләргә заказ бирү
  7. бильярд (аренда 2 сәгать)
  8. тренажер залына йөрү
  9. машина кую өчен түләүсез бер урын
  10. бер тапкыр спа-салонга бару (алдан бронь алу нигезендә)

Агалтын карта

Алу шартларының берсен үтәү:

  • Бер календарь елында кунакханәгә 40 тапкыр килү яки 60 тәүлек яшәү.

Өстенлекләре:

  1. үтенеч буенча, түләүсез нигездә соң гына чыгып китү
  2. бар, ресторан хезмәтләре күрсәтүгә 20% ташлама
  3. экскурсия хезмәтләре күрсәтүгә 15% ташлама
  4. кунакханәнең гадәти номерларында ике кеше өчен иртәнге аш белән түләүсез төн куну.
  5. сәламләү комплименты һәм открытка, гадәти номерларда халат, теш чистарту җыелмасы/ кырыну җыелмасы/ гадәти номерларда Lucia бизәнү әйберләренең Amber Wood линейкасы
  6. мендәрләргә заказ бирү
  7. бильярд (аренда 2 сәгать)
  8. тренажер залына йөрү
  9. машина кую өчен түләүсез бер урын
  10. спа-салонны арендага алу (2 сәгать, алдан бронь алу нигезендә)

Мөһим үзенчәлекләре:

  • гадәти номерда бушлай төн елга бер тапкыр бирелә.
  • даими кунакларга, даими кунак статусын саклап калу өчен, аларның кайсы дәрәҗәдә булуына карамастан, календарь елында кунакханәдә кимендә 5 тапкыр яшәргә кирәк. Әгәр кунак даими кунак статусын расламаса, ул очракта кунак, соңгы тапкыр яшәп киткән елдан соңгы елның 31 декабрендә Даими кунакның классик картасының беренче дәрәҗәсе статусына кайтарыла. Әгәр кунак бер елдан артык чорда даими кунак статусын расламаса, ул кунакханәдә соңгы тапкыр яшәп киткән елдан соң икенче елның 31 декабрендә өстенлек программасыннан чыгарыла.

Өстенлек программасына бәйле барлык сораулар, теләкләр һәм тәкъдимнәр буенча Сез info@hotelnogai.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Используя этот сайт, Вы соглашаетесь на использование куки | By continuing to use the site, you agree to use of cookies > Подробнее | More

Параметры на этом сайте установлены на "разрешить куки". Куки – это очень сжатая информация о Ваших действиях на сайте, которую сайт сохраняет на Вашем устройстве. Эта технология не направлена на передачу никакой персонифицированной информации вовне. Используя куки, мы стремимся повысить удобство просмотра сайта, например, учесть Ваши предпочтения. Куки, кроме того, позволяют нам анализировать обобщённую статистику о посещениях сайта, чтобы делать его удобнее.
Пользователи могут запретить использование куки в настройках своего браузера. Продолжая использование этого веб-сайта без изменения параметров или нажимая кнопку "Да", Вы соглашаетесь на использование куки.
Это предупреждение мы обязаны Вам показать в соответствии с директивой ЕС. Подробнее

The cookie settings on this website are set to "allow cookies" to give you the best browsing experience possible. A cookie is a small piece of data that a website asks your browser to store on your computer or mobile device. The cookie allows the website to "remember" your actions or preferences over time. Most browsers support cookies, but users can set their browsers to decline them and can delete them whenever they like.
If you continue to use this website without changing your cookie settings or you click "Accept" below then you are consenting to this.
More

Закрыть | Close

Онлайн-заказ услуг