#бәхетйогышлы

Без бары тик кунакханә хезмәтләре күрсәтү белән генә чикләнмибез. Безнең кунакханә комплексы, актив рәвештә, төрле социаль программаларга ярдәм итә, акцияләрдә катнаша, хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Безнең программалар

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысасында Татарстан китап нәшрияты ветераннары белән ел саен була торган очрашу

Өлкәннәр көнендә “НОГАЙ” кунакханә комплексы һәм “Татарстан китап нәшрияты” ТР ДУП бергәләп татар китабын бастырып чыгару ветераннарының традициягә кергән очрашуын уздыра. Тармак хезмәткәрләре, ә хәзер ветераннары төрле елларда монда үз һөнәри эшчәнлекләрен алып барган. Татарстан китап нәшриятының элекке хезмәткәрләре өчен бу – барыннан да бигрәк, яшьлек елларын искә алу, вакытларын дуслары янәшәсендә уздыру.

Балаларга ярдәм итү

Без, әле “яшь” булсак та, берничә хәйрия акциясендә катнашырга өлгердек инде. Үзебезнең кунаклар белән бергә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Балалар көнен бәйрәм итү һәм Игелек атнасы уздыру кысасында, балалар йортларына булышабыз.

«Яшел ачкыч» программасы

2017 елның октябрендә без Казанда “Яшел ачкыч” программасы буенча сертификат алган беренче һәм хәзерге көндә бердәнбер отель булдык. Кунакханәләрне үз ихтыярлары буенча сертификатлауның “Яшел ачкыч” халыкара программасы – Экологик белем бирү буенча халыкара оешманың (Foundation for Environmental Education — FEE) 5 халыкара программасының берсе. Ул кунакчыллык сәнәгатенә экологик чисталык һәм тотрыклы үсеш идеяләрен кертү өчен төзелгән. Бу бүләк безнең кунакханә комплексының әйләнә-тирә мохиткә һәм табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтен күрсәтә.

Экологик менеджмент системасы

Экологик менеджмент «НОГАЙ» кунакханәсенең корпоратив программасының бер өлеше булып тора. Без «НОГАЙ» кунакханәсендә экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ресурсларга сакчыл караш идеяләрен хуплыйбыз, шуңа күрә экологик менеджмент системасын эшләдек һәм кунакханә комплексының эш тәҗрибәсенә керттек.
Без кулланабыз:

  • бүлмәләрне юу һәм чистарту өчен экологик куркынычсыз чаралар,
  • бүлмәләрдә косметика өчен тулыландырыла торган диспенсерлар,
  • шешәле су урынына катларда пурифайерлар,
  • кәгазь брошурлар урынына онлайн хезмәт күрсәтү заказы,
  • энергия ягыннан нәтиҗәле яктырткычлар,
  • бүлмәләрдәге яктылыкны интеллектуаль контрольдә тоту һәм краннарда һәм душ бүлмәләрендә аккан суны көйләүче идарә системалары.

Барлык калдыклар җентекләп аралана һәм тиешле рәвештә утильләштерелә, мәсәлән, кәгазь – макулатураны кабул итү пунктларына, ә батареялар махсус утильләштерү пунктларына тапшырыла. Шулай ук урын-җир һәм сөлгеләр кунак таләпләре буенча гына алмаштырыла, ә кайбер материаллар һәм комплект әйберләр – хәйрия оешмаларына, мәсәлән, гәҗитләр хайваннар приютына тапшырыла.

«НОГАЙ» кунакханәсендә эко-менеджерлар да эшли, алар кунакханәнең экологик менеджментка карата позициясен актив пропагандалыйлар һәм кунакханә эшенә табигатьне саклау буенча яңа һәм социаль-мәдәни идеяләрне кертәләр.

Җир сәгате

Без ел саен “Җир сәгате” акциясендә катнашабыз. Бу акция – табигатькә сакчыл мөнәсәбәт символы. Аның максаты булып җәмгыять игътибарын әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең зарурлыгына җәлеп итүдән тора.

Хәзерге көндә “Җир сәгате” – иң массакүләм экологик акция, анда 175 илдән 7000гә якын шәһәрдән 2 миллиардтан артык кеше катнаша. 2016 елда без дә бу акциягә кушылырга булдык һәм хәзер, ел саен, мартның соңгы шимбәсендә безнең кунакханә комплексында ут сүнә. Шул рәвешле кунакханә хезмәткәрләрен һәм кунакларын экология проблемаларына җаваплырак карарга өндибез.

Сәламләү бүләкләре

Без сюрпризлар яратабыз. Безгә бәйрәм көннәрендә килсәгез, белеп торыгыз: бүләксез калмаячаксыз! Истәлекле сувенирлар, уенчыклар, хэнд мейд бүләкләр, милли киемнәрдән каршы алу һәм төрле-төрле тәм-том – боларны без сөенә-сөенә кунакларыбызга өләшәбез.

Сыйфат гарантиясе

Әгәр яшәгән вакытта сездә кисәтүләр барлыкка килсә, зинһар өчен, безнең белән +7 (843)294-70-00 телефоны аша элемтәгә керегез, һәм без сезнең үтенечегезнең хәл ителүенә гарантия бирәбез.

Мәдәни мирас

Ногай” кунакханә комплексының бинасы – Казан өчен әһәмиятле объект. Ул – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Аны 80 ел элек нинди булса, шундый ук рәвештә торгызу (чөнки шәһәрдә яшәүчеләрнең берничә буыны аны хәтерли, җылылык белән, яратып искә ала), ә реставрацияләнгән комплекста 3*** дәрәҗәле отель ачу карары кабул ителде. Комплекс фасадының архитектура детальләре, күләм-план чишелешләре, аның парадный баскычлары, тәрәзә рамнарының конструкциясе – барысы да бинаны төзекләндергәндә җентекләп саклап калынды.

Бездә кунак булганда, сез уңайлы ял итү белән берлектә, бу уникаль бинаның тарихы турында да күп яңалык белерсез. Комплексның һәр катында аның аталу тарихына, Татарстан китап нәшриятына, китап бастыру тарихына, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган экспозицияләр куелган. Әдипләрнең эше белән сез үз номерыгызда килеш тә таныша аласыз, чөнки һәрберсендә рус һәм татар әдәбияты бар.

Используя этот сайт, Вы соглашаетесь на использование куки | By continuing to use the site, you agree to use of cookies > Подробнее | More

Параметры на этом сайте установлены на "разрешить куки". Куки – это очень сжатая информация о Ваших действиях на сайте, которую сайт сохраняет на Вашем устройстве. Эта технология не направлена на передачу никакой персонифицированной информации вовне. Используя куки, мы стремимся повысить удобство просмотра сайта, например, учесть Ваши предпочтения. Куки, кроме того, позволяют нам анализировать обобщённую статистику о посещениях сайта, чтобы делать его удобнее.
Пользователи могут запретить использование куки в настройках своего браузера. Продолжая использование этого веб-сайта без изменения параметров или нажимая кнопку "Да", Вы соглашаетесь на использование куки.
Это предупреждение мы обязаны Вам показать в соответствии с директивой ЕС. Подробнее

The cookie settings on this website are set to "allow cookies" to give you the best browsing experience possible. A cookie is a small piece of data that a website asks your browser to store on your computer or mobile device. The cookie allows the website to "remember" your actions or preferences over time. Most browsers support cookies, but users can set their browsers to decline them and can delete them whenever they like.
If you continue to use this website without changing your cookie settings or you click "Accept" below then you are consenting to this.
More

Закрыть | Close

Онлайн-заказ услуг