



Кунакханә комплексы “Матбугат йорты” тарихи бинасында урнашкан. Бина конструктивизм стилендә төзелгән, төзелеш 1937 елда тәмамланган. Архитектор – Семён Пэн.
ХХ гасыр башында предметлар дөньясының гадилеге, демократлыгы, файда китерүе кебек яңа эстетик идеаллар тәкъдим иткән конструктивизм заманча архитектура принциплары формалашуда сизелерлек роль уйнады. Александр Родченко һәм Владимир Татлин кебек танылган совет архитекторлары үзләрен конструктивист дип атады.
Архитектор бинаның тышкы кыяфәтенә ачып куелган гигант китап рәвешен биргән. Гади туры сызыклар салмак кына түгәрәкләнеп килгән сызыклар белән янәшә тора, бизәкләнмәгән гаять зур фасадны тәрәзәләрнең панорама сыман рәтләре җиңеләйтә.
«Матбугат йорты» бинасы ул вакытта Казандагы барлык нәшриятларны урнаштыру өчен тәгаенләнгән була һәм иң яңа техника белән җиһазландырылган типографияне үз эченә ала. Беренче катында озак еллар буе шәһәрдәге иң зур китап кибете эшләде.
Бина күп кенә әдипләр белән бәйле, шагыйрь Габдулла Тукай исемендәге иҗат клубындагы очрашуларны хәтерли. Сугыш елларында монда Казанга эвакуацияләнгән СССР Язучылар берлеге утырышлары уза. Бинада Алексей Толстой, Виктор Ардов, Валентин Катаев, Павел Финн, Лев Ошанин, Самуил Маршак, Александр Фадеев эшли.
Вакытлар узу белән, бина искерә, ә яңа технологияләр барлыкка килгәч, үзенең элекке вазыйфаларын югалта.
Хәзерге вакытта “Матбугат йорты” бинасы – саклана торган мәдәни мирас объекты. Кунакханә комплексын урнаштырганда, бина бик саклык белән яңадан торгызылды, интерьерларны бизәгәндә тарихны хәтерләтүче элементлар файдаланылды. Шулай итеп, кунакханә комплексының заманча җиһазланышы башкаларга охшамаган стильгә генә түгел, онытылмаслык атмосферага да ия булды.
Атамасы нәрсәне аңлата?
Кунакханә комплексының «НОГАЙ» атамасы туган якның урта гасырлардан ук килүче гүзәл риваятьләр тулы тарихына бәйле. Казан ханлыгы чорында җирле халык шанлы дала дәүләте – Ногай Урдасы белән тыгыз сәүдә бәйләнешләрендә торган. Ногайлар булдыклы мал үрчетүчеләр һәм оста сугышчылар буларак дан тоткан. Русларның һәм татарларның җайдак өчен дирбияләре – махсус арканнар һәм өзәңгеләр, ногай камчысы – ногайлардан күчкән.
Безнең кунакханә комплексы янындагы машина кую урынының да үзенә генә хас “Барабус” дигән исеме бар. “Ногай” урынында кайчандыр кышкы транспорт чаралары туктый торган җир булган. Үрәчәле чаналарда йөрүче извозчиклар, үзләренең клиентларын чакырганда, “барабыз!” (русча: “поехали!”) дип әйткәннәр. Тора-бара, бу өндәү сүзе шул заман өчен бик тиз йөрүче һәм арзанлы хәрәкәт чарасының атамасына әйләнеп киткән.
Инфраструктура
“НОГАЙ” алга киткән инфраструктурага ия, шуңа күрә клиентларыбыз сәфәрдә булганда да үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен өчен, без аларны хезмәтләр күрсәтүнең тулы комплексы белән тәэмин итәбез. Безнең комплекс уңайлы урында: тарихи каланың иң үзәгендә – җәяүлеләрнең төп урамы булган Бауманда, Казан Кремленнән һәм башка истәлекле урыннардан ерак түгел, җәмәгать транспорты һәм транспорт магистральләренең төп линияләренә җәяү генә барып була торган урында урнашкан.
-
Яшәү `Эконом`нан алып “Бизнес” класска кадәр бөтен уңайлыклары булган номерлар
-
Туклану Европа кухнясы һәм милли кухнясы булган классик ресторан, сыра үзендә үк ясала торган сыра рестораны
-
Сәламәтлек Фитнес залы һәм спа-үзәк
-
Бизнес Заманча җиһазлар куелган ике конференц-зал һәм сөйләшүләр бүлмәсе
-
Машина кую урыннары Үзебезнең күпкатлы паркинг һәм машина юу урыны
-
Балаларга Балалар бүлмәсе һәм балалы кунаклар өчен башка төрле хезмәтләр күрсәтү
Бүләкләребез
Без, кунакларыбызга иң югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен, бер урында таптанып тормыйбыз һәм алга барабыз. Бу мәсьәләдәге статусыбызны без лаек булган бүләкләр дәлилли.